Уфада башкорт театрының 100 еллыгын билгеләделәр.
Шушы матур дата уңаеннан Башкорт опера һәм балет театры бинасында тантаналы кичә үтте. Анда республика мәдәниятенең барча җәмәгатьчелеге җыелды. Фойедә XX гасыр башындагы революция мохитенә охшатып, гаҗәеп күренеш булдырылган: кызыл армиячеләр, матрослар, мехлы мантолар кигән чибәр ханымнар тамашачы белән фотога төштеләр, шунда ук листовкалар таратып йөрүче балалар йөгереп йөрде... Һәр җирдә бәйрәм кәефе сизелеп торды.
Икенче катта театр оркестры уйнап торды. Тагын да ике залда Башкортстанның театр сәнгате тарихына багышланган күргәзмәләрне карарга була иде.
Театрның 100 еллык юбилее белән республика Башлыгы Радий Хәбиров котлады. “Бүген Башкорт драма театры Русиядә милли һөнәри театрлар арасында борынгылардан санала. Зур горурлык белән “академик театр” дигән югары исемне йөртә. Дус-тату коллективыгызга һөнәри осталык өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Сез туган телебезне, мәдәниятебезне, башкорт халкының традицияләрен саклыйсыз. Бу бик мөһим”, - диде төбәк башлыгы.
Радий Фәрит улы театр артистларын – Илсөяр, Газетдинованы, Илдар Гомәровны, Илдар Сәитовны, Хөрмәтулла Үтәшевны һәм башкаларны югары бүләкләр – орденнар һәм почетлы исемнәр белән бүләкләде.
Арытабан Радий Фәрит улы театр коллективы белән шунда ук сәхнәдә истәлеккә фотога төште. Ә республика хөкүмәте театрның 100 еллык юбилеена яңа автобус бүләк итте. Хәзер артистлар гастрольләргә яңа автобуста чыга алачак.