Милли проектлар
4 Декабря 2019, 08:50

Кан әйләнеше чирләреннән кайсы районда иң күбе үләләр?

Һәм бу нәрсәгә бәйле?

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, республикада ел башыннан алып тугыз ай эчендә йөрәк-кан тамырлары чирләреннән үлү күрсәткече 15 процентка кимегән.

Кан әйләнеше авыруларыннан иң күп үлүчеләр күрсәткече Нуриман районында теркәлгән. Бу исемлеккә шулай ук Федоровка, Күгәрчен, Стәрлебаш, Белорет районнары кергән. Республика буенча үлем очраклары 100 мең кешегә уртача 537 туры килгәндә, әлеге районнарда бу сан 732-649га җиткән.

Миокард инфаркты аркасында якты дөньядан иң күп китүчеләр –Октябрьскийда. Стәрлетамак районы, Күмертау, Салават, Уфада да бу күрсәткеч шактый югары.

Сәламәтлек саклау министрлыгыннан әйтүләренчә, кан әйләнешенә бәйле үлем очракларының күбесе чирнең башлангыч стадиясендә ачыкланмавына һәм пациентларның тиешле препаратларны кабул итмәвенә бәйле.

Шул ук вакытта, ил буенча алганда, Башкортстанда кардиологлар белән тәэмин ителү югары, медицина ярдәме дә күпкә яхшырак күрсәтелә, ди министр. Республикада кан тамырларын дәвалаучы 6 үзәк, кан тамырларын тикшерү өчен 16 ангиограф белән җиһазландырылган беренчел ярдәм күрсәтүнең 15 бүлеге эшли.

Кан тамырлары, кан әйләнеше чирләрен дәвалау һәм кисәтү буенча киләчәктә зур эшләр башкарырга планлаштырылган. “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында “Йөрәк-кан тамырлары чирләре белән көрәш” федераль проекты да инфаркт, инсульт һәм кан тамырларының бүтән чирләреннән үлү күрсәткечен чирек өлешкә киметүне максат итеп куя.
Читайте нас