Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 декабрь 2019, 13:10

Нинди уңышларга ирештегез?

5 декабрьдә Конгресс-холлда кемнәр җыела?

5 декабрьдә Конгресс-холлда кемнәр җыела?
Ел ахырына җитеп килә. Һәр эшкә нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Һәр тармак өчен дә җаваплы чор, ягъни, чебешләрне санар көннәр бу. 5 декабрь көнне «Торатау»да «БизнесПРО" эшкуарларның еллык эшчәнлеккә нәтиҗә чыгару чарасы узачак.
Яшь эшкуарларга бизнеска кергәндә туган мәсьәләләрне җиңелрәк, тизрәк хәл итәргә ярдәм итү, берләштерү бу елда нинди нәтиҗәләр бирде?
Вакыт агышында аякта ничек басып калырга, икътисад базарында ничек уңышка ирешергә, амбициоз планнарга ничек ирешергә, кемнәргә нинди тәкъдимнәр, киңәшләр кирәк булыр – бу сорауларга яшьләр шунда җавап таба алыр.
Власть һәм тикшерү органнарына сорау биреп, Сколково турында белешү мөмкин. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә булыр. Бу көннең спикерлары – уңышлы эшкуарлар, бизнес-коучлар, җәмгыятьтә киң билгеле кешеләр.
Түгәрәк өстәлләр, министрлыклар һәм ведомстволарның ачыктан-ачык кабул итү бүлмәләре, бизнес-уеннар һәм ярминкә көтә.
Торатау! 5 декабрь! Катнашу бушлай! Теркәлү мотлак!
Читайте нас: