Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 декабрь 2019, 13:00

Үлемгә алып барган BlaBlaCar

Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров шәһәрара һәм төбәкара йоргән легаль булмаган таксилар эшен тикшерергә кушты.

Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров шәһәрара һәм төбәкара йоргән легаль булмаган таксилар эшен тикшерергә кушты.
Моның сәбәбе-Чиләбе өлкәсендә Көньяк Урал-Магнитогорск трассасында булган юл-трансорт һәлакәте. Бу фаҗигадә дүрт кешенең гомере өзелә, аларның өчесе-Сибай шәһәреннән.
Сибай шәһәре хакимияте җитәкчесе Рөстәм Афзалов «Лада» машинасы водителе Чиләбедән Сибайга кешеләр алып барган, алар машинаны BlaBlaCar сервисы аша чакыртканнар диде.
Радий Хәбиров легаль булмаган таксиларны, шул исәптән такси чакырту төрле электрон сервисларын да тикшерергә кушты. Шулай ук легаль булмаган таксистлар җыелган мәйданчыкларны ачыкларга һәм бушатырга кушты.
“Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты һәм ЮХХДИ эшен көчәйтергә кирәк. Шулай булмаса, кешеләрне югалтуны дәвам итәчәкбез”, — диде Башкортстан башлыгы.
Читайте нас: