Яңа ел алдыннан “Сәламәтлек саклау” милли проекты чикләрендә Баймак районының Ишбирде авылында модульле фельдшер-акушер пункты төзелә башлады.
Махсус корылма авылга китерелер алдыннан җирле үзидарә органнары фельдшер-акушер пунктын урнаштыру өчен җир хәстәрләде.
Һәрвакыттагыча, авыл эшкуарлары активлык күрсәткән: алар, төзелеш башланачак урынны тигезләп, канализация өчен шартлар тудырып куйган.
Авыл биләмәсе җитәкчелеге башланган эшнең уңай гына барырына һәм ишбирделеләрнең яңа елдан өр-яңа амбулаториядә сыйфатлы медицина хезмәтләндерүе алырына өмет баглый.