Русия төбәкләре “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында 2019 елга планлаштырылган ремонт эшләренең 97 проценттан артыгын башкарып чыккан, дип хәбәр итәләр РФ Транспорт министрлыгында.
“Юл киеменең югары катламын төзү 97 процентка тәмамланды, планлаштырылган 128 млн. кв. метр капламаның 124 млн. кв. метры түшәлгән. Ремонтланган юлларның гомум мәйданы 80 мең хоккей площадкалары мәйданыннан артык”, - диләр министрлыкта. Норматив торышка төбәк трассаларын да, шәһәр магистральләрен дә китерәләр – эшләр 6,6 меңнән артык объектта бара, аларны сафка тапшыру алдагы елга планлаштырыла.
Транспорт министрлыгында шуны да әйттеләр: ремонт кына түгел, юлларны карау да күзаллаган контрактлар өлеше дәүләт контрактларының гомум санының 10,8 процентын тәшкил итә. Моңа кадәр РФ премьер-министры 2019 ел ахырына тормыш циклы принципларындагы контрактлар өлешен 10 процентка җиткеререгә йөкләмә биргән иде.