Милли проектлар
2 Декабря 2019, 11:40

Суы шифалыдыр бу якларның...

Үзе рәссам, үзе бәйләм остасы, 6 бала әнисе һәм сөекле хатын, җитмәсә, халыкны сәнгатькә, матурлыкка тартучы җылы кеше...

Добавить в предпочтительные источники Google
Үзе рәссам, үзе бәйләм остасы, 6 бала әнисе һәм сөекле хатын, җитмәсә, халыкны сәнгатькә, матурлыкка тартучы җылы кеше...
Мәдәният хезмәткәрләрен мин тәү чиратта җиңел аралашучан, үз-үзенә ышанган, башкаларны үз артыннан ияртергә сәләтле, халык күңеленә нур иңдерүче кешеләр дип кабул итәм. Авыргазының Солтанморат авылына эш сәфәре белән баргач та әнә шундый кеше – Гөлфия Шәйхизадә кызы Әхмәтова танышырга туры килде миңа.
Исмагыйл авылы кызы Гөлфия кечкенәдән авыл сәхнәсеннән төшми: җырлый да ул, бии дә, шигырьләрне сәнгатьле итеп уку остасы булып та таныла. Шулай булмый ни, 6 балалы ишле гаиләдә (Гөлфияләр 6 бала!) җыр-моң һичкайчан тынып тормый: нечкә күңелле, хисчән әтиләре баянын вакыты булганда кулыннан да төшерми. Аның үрнәгендә уллары да баянчылар булып таныла. Абыйлары гармунны сыздырып җибәрүләре була, Гөлфиякәй тыпырдап биергә төшеп тә китә...
Өйгә эшләрен тәмамлаганнан соң өйдә ярдәм итәргә дә, иҗади түгәрәкләрдә шөгыльләнергә дә вакыт таба кыз. Кечкенәдән бәйләм бәйләү серләренә өйрәнә: иптәшләре арасында иң матур башлык һәм шарф, биялиләрне дә ул үзе бәйләп кия.
Мәктәптән соң Гөлфия Стәрлетамакка барып икмәк пешерүчегә укый. Ләкин шәһәр тормышын үз итә алмый кыз һәм авылга кайтып колхозда эшли башлый, шул ук вакытта үзешчән сәнгать түгәрәгенең иң актив әгъзасы булып китә.
2000 елда Исмәгыйльгә йорт салырга Татарстаннан бер төркем балта осталары килә. Шулай арасында Фәнис дигән булдыклы егет тә була. Чибәр һәм чая, һәркайда башлап йөрүче актив кызны күрә дә, гашыйк та була егет. Ялкынлы мәхәббәт аларны кавыштыра.
Чүпрәле егете кәләшен туган якларына алып кайтып китә. Ләкин Гөлфия туган ягын, якыннарын сагына һәм ике бәбиләре туганнан соң гаилә Исмәгыйльгә кайтып төпләнә. Яңабаштан тормыш башлап китүе җиңел булмый, әлбәттә, ләкин туганнарның ярдәме белән авырлыклар артык сизелми. Колхоз таралганнан соң Гөлфия мәдәният йортында эшли, Фәнис оста булып йортлар төзүен дәвам итә. Гаилә ишәя бара: Татарстанда туган Айдар һәм Айнур янына тагын да Диана һәм Дилара, аннан Динис өстәлә. Күп балалы гаилә, әлбәттә, зур йорт турында хыяллана һәм, ниһаять, 2014 елда алар үзләренең хыялындагы күркәм йортны Солтанморат авылында килеп табалар: ана капиталын файдаланып, мәйданы 100 квадрат метрдан артып киткән йорт сатып алалар. Әнә шул зур йортны котлап Данис исемле уллары дөньяга килә. Бүген Даниска инде 4 яшь тулган: егетебез балалар бакчасына йөри һәм үзенең шуклыгы, наян булуы белән барсын да сокландыра.
-Солтанморатта яши башлаганнан алып мин авыл халкының ачык һәм керсез күңелле, ярдәмчел һәм кешелекле булуларына сокланып туя алмыйм,- ди Гөлфия әңгәмәбезне дәвам итеп.- Биредә төпләнүебезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Шунысы кызганыч, урта мәктәп бетерелде, ләкин башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы эшли. Бездә шулай ук күп авыллар көнләшеп карарлык 200 урынга исәпләнгән мәдәният йорты да бар. Мин анда әйдәүче мәдәният хезмәткәре булып эшлим һәм үз эшемне бик яратам. Авыл халкының ялын лаеклы оештыру максатында тырышып эшлибез: бар бәйрәмнәр уңаеннан да истәлекле чаралар үткәрелә, мәдәни конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашабыз. Менә шушы көннәрдә биредә ППМИ программасы буенча зур ремонт эшләре башланачак: түбәне һәм тәрәзә-ишекләрне алыштырачакбыз, шулай ук фойеда күркәм ремонт эшләре башкарылачак.
-Бүген күпләр авылларда мәктәпләр ябылуны сәбәп итеп район үзәкләренә яки шәһәрләргә күчеп китәргә тырыша. Сез бу хакта уйлаганыгыз булдымы?,- дигән сорау бирәм Гөлфиягә.
-Шәһәр тормышына кызыккан булсак, яшьлектә барып урнашыр идек. Фәнис белән икебез дә авылны яратабыз: иркен йортта яшәү һәм зур бакча үстерү, хәләл мал асрап экологик яктан чиста ризыклар белән туклану – шул үзе бәхет түгелме?,- дип сорауга сорау белән җавап бирә Гөлфия. - Авыл – илһам чыганагы бит ул! Анда үскән балалар да эш сөючән, ярдәмчел һәм аралашучан булып үсә. Ә Фәнис белән безнең өчен бу иң мөһиме!
Әйткәндәй, Гөлфиянең тормыш иптәше Фәнис Ярулла улы да 5 балалы гаиләдә үскән икән. Балачакта апалары аны күзен өшкертү өчен бер имче карчыкка алып барганнар. Менә шул әбекәй малайны күргәч тә: “гаиләсе ишле булачак энегезнең, балалары күп туар”,- дип кайтарган булган. “Бу хакта ирем балаларыбыз үсә төшкәч кенә исенә төшерде әле”,- дип елмая Гөлфия.
Авылда мәдәният учагы һәм аның бал кортыдай тынгысыз хезмәткәрләре бар халыкны үзенә туплап, аралашу мәйданы булып хезмәт итә бүген. Алар төрле мәдәни чаралар үткәреп кенә калмый, ә күп кенә башка социаль бурычларны да башкара.
Гөлфия ханымның бар эшкә дә булдыклы икәне турында язмам башында телгә алып әйткән идем инде. Без килгәндә дә мәдәният йорты фойесында аның кул эшләре күргәзмәсе куелган иде. Биредәге чук-чәчәкле бәйләм үрнәкләре, кулдан эшләнгән аллы-гөлле чәчәкләр бәйләмнәре, майлы буяу белән ясалган картиналар һәм тагын да күзләрне иркәләгән сувенирларны күреп без дә тел шартлаттык.
-Мин рәсем төшерергә, бәйләргә яратам. Күпләр “өй тулы бала белән ничек вакыт табасың?” дип аптырый. Мин аларның аптыраганына шаккатам: ничек инде күңел тартылган-яраткан шөгылеңә вакыт тапмыйсың ди?,- ди Гөлфия елмаеп.- Күргәзмәләремне менә шулай үзебезнең халык игътибарына тәкъдим итәм, кайчак районга, республика конкурсларына да алып китәләр. Балаларыбыз да кул эшләренә маһирлар: әни өйрәт әле,- дип кенә торалар. Кызганыч, тегү машинам юк: күлмәкләр тегәр идем, кызларымның да тегәргә өйрәнергә теләге көчле...
Бүген авыл клубларының сәхнә атрибутларына, киемнәренә кытлык кичерүе беркемгә дә сер түгел. Гөлфия ханым әйтүенчә, Солтанморат мәдәният йорты хезмәткәрләре дә үзләрендә булганын саклап, кирәк икән – ремонтлаштырып, җитешмәгәнен район мәдәният йортыннан алып торып эшли. Иң мөһиме – авылда мәдәни учак гөрләп эшләсен һәм өзеклекләргә юл куелмасын.
-Солтанморатның суы да, һавасы да шифалыдыр: биредә татар халкының бөек язучысы, галиме Галимҗан Ибраһимов, билгеле шагыйрь Салават Рәхмәтулла һәм билгеле драматург Фәрит Богданов, Башкортстанның халык артисты Лилия Фатыйховалар дөньяга килгән. Бүген дә авылыбызда иң дәртле, иң сәнгать җанлы кешеләр яши. Бигрәк тә Рәхмәтуллин Рәшит абыйга, Айгөл Гәрәеваларга сокланам: алардагы яшәү дәрте, табигать тарафыннан бирелгән сәләт барсына да үрнәк булырлык, аларсыз бер генә бәйрәмне дә күз алдына китереп булмый. Аннан, шунысы куандыра: нинди генә чара үткәрсәк тә, халык анда дәррәү катнаша, тамашачылар залы гел тулы була. Әгәр без тырышып чаралар әзерләп тә халык карарга килмәсә – бәйрәм буламы ни ул?
Инде Гөлфиянең гаиләсенә әйләнеп кайтыйк. Бүгенге көндә уллары Айнур хәрби хезмәткә китәргә әзерләнә икән. Айнур исә Толбазыда лицейда укый. Диана һәм Дилара Корманай урта мәктәбендә, ә Динис авылдагы башлангыч мәктәптә белем ала. Данис – балалар бакчасына йөри дидек.
-Күп гаиләләр 1-2 бәби алып кайтырга да курка бүген, ә сез 6 балага гомер биргәнсез. “Үзебез өчен генә яшәргә кирәк”,- дигән уй кергәне булдымы башыгызга?”,- дигән сорау бирәм Гөлфиягә.
-Без барыбыз да әти һәм әни булыр өчен яратылган бу дөньяга,- ди ул.- Ә йорт бала-чага тавышлары белән гөрләп тормаса, синең өчен өзелеп торган кешеләрең булмаса, бу тормышның ни шатлыгы бар? Без Фәнис белән бер-беребезне ярты сүздән аңлашып яшибез, балаларыбыз да моны күреп, үзләренә матур үрнәк итеп алырлар дип ышанабыз. Алар безнең яратуыбызга, кайгыртуыбызга кинәнеп, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып үсә, моннан да зур бәхет булуы мөмкинме?! Фәнис чын гаилә башлыгы: ул минем эшемнең үзенчәлекләрен аңлый белә: һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Еш кына чыгышлар белән башка җирләргә китәргә туры килә, ә минем күңелем тыныч. Чөнки беләм: ирем балаларны вакытында алып кайткан, караган, ашаткан. Кирәк чакта ул безнең эш коллективын да ерак авылларга илтеп куя, барып ала. Мин аңа бик рәхмәтле.
Мәҗитовлар күп балалы гаиләләргә күрсәтелгән төрле ярдәм өчен Хөкүмәткә рәхмәтле. “Дәүләтебез даими ярдәм күрсәтмәсә, балаларны аякка бастыру авырга туры килер иде”,- ди алар. Чынлап та, ел саен Русиядә милли проектларны тормышка ашыру максатына миллиардларча сум акчалар бүленә. Шулар арасында “Демография” милли проекты аерым урын алып тора. Аның иң мөһим максатының берсе – илдә балалар туу санын арттыру. Әгәр илебездә һәм Башкортстаныбызда Гөлфия һәм Фәнис Яруллиннар кебек матур һәм мәхәббәтле гаиләләр күбрәк булса һәм алар авырлыклардан курыкмыйча күбрәк балаларга гомер бүләк итсәләр, илдә демография белән бәйле проблемалар да килеп тумас, халкыбыз саны арта гына барыр иде.
Бәхетле һәм үрнәкле бу гаиләгә киләчәктә дә уңышлар һәм бәхетле киләчәк теләп саубуллаштык.
Читайте нас