Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2 декабрьдә БР Хөкүмәтендә үткән оператив утырышта башкала мэрыннан пассажир йөртүчеләр өчен шәһәр маршрутлары буенча чираттагы конкурсның кайчан үтәчәге белән кызыксынды. Өлфәт Мостафин “конкурс 2020 елның беренче кварталында үтәчәк, әлеге вакытта тиешле документлар әзерләнә” дип җаваплады.
“Без бу тармакта шәхси бизнеснең эшләве яклы, ләкин ул безнең шартларда булырга тиеш. Ә безнең шартлар – гражданнар мәнфәгате. Документларны Уфада - миллионлаган халык яшәгән шәһәрдә, зур республика башкаласында – пычрак, “үлгән”, тутыккан һәм билгеле модельле техника булмаслык итеп формалаштырыгыз. Урамнарда бары тик яхшы, сыйфатлы техника булырга тиеш. Кемнәр конкурста яхшы техникасы белән, барлык сервис таләпләрен саклап катнашырга тели – шулар белән эшлибез. Кем әзер түгел, димәк, әлегә “Башавтотранс” эшләячәк һәм безгә башка компанияләр дә киләчәк. Әгәр болары безне ишетми икән, мин бу базарга башка көчле компанияләрне кертергә әзермен”, - дип белдерде Башкортстан Башлыгы.