Авыл кешесе өчен тазалыгы какшап киткәндә, ашыгыч ярдәм кирәк булганда дәва өмет итеп барырлык медучреждение, табиблар булуы – шур шатлык. Яшерен-батырын түгел, җиде-сигез еллар элек күпчелек авылларда медпунктлар күпләп ябылды. Авыл халкы өчен бу хәл зур проблемага әверелгән иде. Шөкер, хәлләр җайга салынып бара, амбулаторияләр, ФАПлар җайлап кына яңадан үз эшен башлый.
Бу җәһәттән Бүздәк районының Түреш авылы халкының хәзер күз төбәп барырлык табиблары бар. Биредә апрель аенда яңа табиб ярдәме күрсәтү амбулаториясе ачылган. Без, “Өмет”челәр”, Бүздәк районына эш сәфәре белән барган вакытта амбулаторияне карап, түрешлеләр өчен сөенеп кайттык.
Яңа амбулатория һәркемне якты, чиста-пөхтә бүлмәләре, диагностикалау өчен кирәкле булган җиһазлары белән каршы ала. Табиб-терапевт кабинетын сак кына ачып эчкә күз салдык. Безне ягымлы яшь белгеч – табиб-терапевт Эльвина Мәсәлимова каршы алды. Эльвина Дамировна – Благовар районы кызы. 2017 елда Башкорт медицина университетын тәмамлаган. Гаиләсе белән Түреш авылына килеп эш башлавына бик канәгать.
- 6 койка-урынга исәпләнгән көндезге стационар бу, - дип сөйләде ул. – Физкабинетыбыз, лаборатория, “смотровая”, процедуралар эшләнә торган кабинет бар. Штатта 9 кеше эшли. Сәгать иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр пациентлар кабул итеп, кирәкле ярдәмне күрсәтергә тырышабыз.
Без түрешлеләр өчен сөенеп, амбулатория бүлмәләрен карап йөргәндә Эльвина Дамир кызына чираттагы пациент килде. Фикия апа Мустаева диспансеризация үтә икән. Аның турында “апабыз атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” диделәр амбулатория кызлары.
Түреш авыл советы башлыгы Рима Рәис кызы Мусина аңлатуынча, элек бу бинада контора булган. Аңа капиталь ремонт ясап, табиб амбулаториясе итеп җиһазлаганнар. Әйтүләренчә, бу медучреждение 20 чакрым радиуста якын-тирәдәге 13 авыл халкын хезмәтләндерергә тиеш. Бу - барлыгы 2184 кеше, шул исәптә 204 инвалид һәм 335 бала дигән сүз.