Милли проектлар
28 Ноября 2019, 10:40

ВИЧ корбаннар эзли

Үлемечле чир кемгә күбрәк яный?

Добавить в предпочтительные источники Google
Үлемечле чир кемгә күбрәк яный?
2019 елның 9 ае эчендә (гыйнвар-сентябрь) Башкортстанда ВИЧ белән чирләүче 2047 кеше (1268 ир-егет һәм 779 хатын-кыз) теркәлгән. Шуларның 43 проценттан артыгы – 31-40 яшьтәгеләр.
Башкортстанда яшәүче 18-30 яшьлекләр арасында зарарлану күрсәткечләре чагыштырмача азрак. Вирусның күпчелек очракта җенси партнерлар аша таралуы (83,3 процент) билгеле. 15,8 процент очракта чир наркотиклар кулланучыларга инфекцияле инструментлар аша йога. 0,9 процент очракта чир йөкле яки тудырган вакытта әнисеннән балага күчә икән.
Исегезгә төшерәбез: 2018 елда Башкортстанда зарарланучыларның гомум саны 2203 кеше тәшкил иткән иде. Шуларның 1339ы – ирләр, 864е – хатын-кызлар, дип хәбәр итәләр СПИД белән көрәш буенча үзәктән.
Читайте нас