Милли проектлар
28 Ноября 2019, 08:25

Голикова: Гаиләләргә ярдәм күрсәтү чаралары яңадан каралачак

Вице- премьер билгеләп үткәнчә, демография - бик катлаулы процесс һәм бүгеннән үк уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әгәр балалы гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмаса, 2019 елдан соң аларга төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Бу хакта Беренче каналдагы "Право на справедливость" телетапшыруында вице-премьер Татьяна Голикова белдерде.
"Хәзер без 2019 елда нәрсә эшләнгәнен, нәрсә эшләнеп бетмәгәнен караячакбыз, һәм, бәлки, киләсе елдан демографик чараларга һәм бала тууга бәйле үзгәрешләр кертербез", – диде ул.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, демография - бик катлаулы процесс һәм бүгеннән үк уңай нәтиҗә көтеп булмый.
Шул ук вакытта Голикова билгеләп үткәнчә, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге сабыйлар өчен балалар бакчалары җитешмәү проблемасы хәл ителеп бара. 2020 елдан "Демография" милли проекты кысаларында шәхси балалар бакчаларында 12 меңгә якын урын булдырылачак. Бу максатларга федераль бюджет тарафыннан 8,4 млрд. сум күләмендә финанслау каралган.
Татьяна Голикова – проектның кураторы, ә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин – аның җитәкчесе.
Читайте нас