Милли проектлар
28 Ноября 2019, 08:35

12 яңа медицина үзәге төзеләчәк

Учреждениеләр геронтология, стоматология һәм педиатрия кебек юнәлешләр буенча эшләячәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Медицина тикшеренү үзәкләренең саны тагын 12гә артачак. Мондый карар РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының фәнни советы президиумы утырышында кабул ителде.
Яңа оешмалар геронтология, балалар травматологиясе һәм ортопедия, колопроктология, медицина реабилитациясе, онкология, отоларингология, педиатрия, стоматология, урология кебек юнәлешләр буенча кертеләчәкләр.
Сәламәтлек саклау министрлыгы "Сәламәтлек саклау" милли проектын тормышка ашыру чикләрендә төрле профильләрдә махсуслаштырылган фәнни-медицина тикшеренү үзәкләре челтәрен булдыра.
Төп максат булып хастаханәләрдә мәгълүмати-методик база булдыру, телемедицина консультацияләрен үткәрү, яңа технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү тора.
Читайте нас