Милли проектлар
27 Ноября 2019, 06:35

Безне иң актив төбәк дип тапканнар

Башкортстан Республикасы президент грантлары конкурсында иң актив катнашучы төбәк дип табылган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан Республикасы президент грантлары конкурсында иң актив катнашучы төбәк дип табылган.
Ачыграк итеп әйткәндә, 2020 елга президент грантлары конкурсына тәкъдим ителгән проектлар саны буенча Башкортстан, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургны санамаганда, иң актив төбәк булып табылган. Президент грантлары фондына безнең төбәктән 386 проект килгән, дип хәбәр итәләр республиканың Җәмәгатьчелек палатасында.
Икенче урында – Волгоград өлкәсе – алардан 378 проект килгән. Өченче урында – Белгород өлкәсе – 349 инициатива. Конкурска заявкалар кабул итү 25 ноябрьдә тәмамланган. Аның катнашучылары – илнең барлык төбәкләреннән 7 946 коммерцияле булмаган оешмалар. Барлыгы 9 308 проект тәкъдим иткән.
Грантлар конкурсында иң популяр юнәлеш – гадәттәгечә “Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау” – 17 % проект.
Конкурс нәтиҗәләре 2020 елның 21 февралендә билгеле була.
Читайте нас