Милли проектлар
26 Ноября 2019, 08:50

Аларның тукталышлары “акыллы”!

Аларның тукталышлары “акыллы”!

Добавить в предпочтительные источники Google
5 °С тан түбән булса, үзләре җылытылучы тукталышлар кайда бар?
Шулай! Кемеровлылар хәзер уфтанмый транспорт көтә ала. Аларда һава температурасы 5 градустан түбән төшсә, җылыту системасы үзеннән-үзе эшли башлый торган “акыллы” тукталышлар барлыкка килгән.
Бу проектны тормышка ашыру өчен «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты ярдәме тигән.
Тукталыш эчендә җылылык 5-7°С җитә. Җылыту системасындагы махсус датчиклар ярдәмендә тукталышта кешеләр булганда ул система кабына.
Моннан тыш, яңа тукталышлар USB-разъемнары белән дә тәэмин ителгән - гаджетларны да “тукландырып” алу мөмкин. Пассажир җылылык һәм элемтә белән дә тәэмин ителә.
Бу кадәре акыллы тукталыш караңгы була алмый - кичке алтыдан иртәнге тугызга кадәр аларда автоматик яктырту системасы эшли.
Алсу Төхвәтуллина.
Чыганак: ТАСС
Фото: ТАСС
Читайте нас