Мәгълүм булуынча, сәламәтлек саклау, белем бирү йортларын хезмәтләндерү аутсорсинг компанияләре башкара.
Алар эшчәнлегенә төрле фикерләр бар. Кайберәүләр аларны бөтенләй ябып куеп, элеккечә эшләү алымын кайтарырга кирәк, дип исәпли. Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Андрей Назаров, бу мәсьәләне оператив киңәшмә барышында күтәрде. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга тармактагы аутсорсинг компанияләренең эшчәнлеген тикшерергә күрсәтмә бирелде.
– Уфа шәһәренең 13 дәваханәсен хезмәтләндерүче компания электригы атнасына бер тапкыр эшкә чыга икән. Заманча медицина җиһазларын даими төзек хәлдә тоту өчен, электрик көнозын эштә булырга тиеш. Анда янган электр лампаларын да авырулар алмаштыра, дип хәбәр итәләр. Гипс салынган авырулар мондый эш башкарырга тиеш түгел,- диде Андрей Назаров.
Мондый хезмәтләндерү белән “Милли проект”ларны үтәп буламы икән? Дәваханәләр аутсорсинг компанияләре белән 2017 елдан эшли башладылар. Ул вакытта, Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов: “Бу компанияләр республика казнасын экономияләргә ярдәм итәчәк”, -дип белдергән иде. 2018 елда үзе үк, аларның эшчәнлегенә ризасызлык белдерде. Бюджет оешмаларында 29 мең эш урыны кыскартылып, алар урынын компанияләр алды. Берөзлексез медицина аппаратына тоташтырылган авыру, аппарат сафтан чыгып, электрик булмаганда, табиб нишләргә тиеш?
Вакытында медицина җиһазы төзекләндерелмичә авыруның үлеменә китерсә, кем җавап бирәчәк? Аутсорсинг компаниясеме, электрикмы, әллә табибмы?