Милли проектлар
23 Ноября 2019, 11:45

Ирләрнең дә "декретта ятасы" килә

Ирләр декретка китә...

Добавить в предпочтительные источники Google
Килеп җиттек бит, җәмәгать: ирләр өйдә бала карау өчен декретка китәргә әзерләр!

Һәрхәлдә, “Дети Mail.ru” проекты үткәргән сораштыруларда җавап биргән Русия ирләренең яртысы – 46 проценты – хатыннары урынына декрет ялына китәргә әзер икәнлекләрен белдергән. Ә җавап бирүчеләрнең 38 проценты декрет ялы – хатын-кызларныкы дип исәпли.

Гамәлдә әле декретта булучы ирләр саны күп түгел. Бала чирләгәндә дә күбрәк әниләр “больничный” ала. Гаиләләрнең 8 процентында гына әтиләр өйдә кала. Ә 12 процент очракта бала белән картәни-картәтиләр утыра.
Тәрбиягә килгәндә, әти белән әнинең роле бертигез дип әйтергә мөмкин. Җавап бирүче әниләрнең – 53 проценты, әтиләрнең 43 проценты баланы балалар бакчасына яки мәктәпкә озата, каршы ала. Балаларның ялын оештыруда исә әниләр күбрәк катнашса да, әтиләр дә калышмый. Ә менә дәрес хәзерләүгә килгәндә җавап бирүче әтиләрнең 30 проценты гына бу эшкә алына икән. Балага ашарга әзерләүче һәм йокларга яткыручы әтиләрнең саны – 27 процент.

Әлеге сораштыру 15-20 ноябрьдә 10,6 мең Русия гаиләләре арасында үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре “Демография” милли проекты кысаларында киләчәккә эшләрне планлаштыру өчен мөһим, диләр.
Читайте нас