Русиянең Эчке эшләр министрлыгы медицина комиссияләрен үтү һәм белешмәләр алу кагыйдәләрен катгыйлатучы закон проекты эшләп чыгарган.
Теге яисә бу сәбәпләр аркасында дәваханәгә эләгеп, водитель, машина йөртү мөмкинлегеннән мәхрүм булган очракта, медицина уреждениеләрен бу хәлне ЮХХДИнә хәбәр итүне мәҗбүриләргә мөмкиннәр. Моны “Коммерсантъ” бастырды. Кәгазь белешмәләр урынына электрон белешмәләр килә. Белешмә ныклы электрон имзалы электрон документ булачак. Дәүләт һәм шәхси медицина оешмаларына пациентларга бирелгән заключениеләрен һәм белешмәләрне гамәлдән чыгару хакындагы мәгълүматны Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат системасына тапшыруны йөкләтәчәкләр.
Закон проектына ярашлы, әгәр водительнең машина йөртү белән туры китереп булмастай берәр чире ачыкланса, бу хактагы мәгълүмат Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат системасында пәйда булачак. Арытаба водительгә чиратсыз-нисез мәҗбүри медицина тикшерүе билгеләнәчәк. Әгәр инде пациент моны эшләмәсә, яисә чире расланса, белешмә юкка чыгарылычак. Ә белешмә булмагач, “права” да юк дигән сүз.
Бу яңалык “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектына ярашлы эшләнелгән.