Милли проектлар
22 Ноября 2019, 10:45

Солтанморатта эш бар, халык яшәү шартлары белән канәгать

Авыргазы районының Солтанморат авылы данлыклы, гыйлемле, укымышлы авыл. Дөньяга татар халкының бөек язучысы, күренекле галим, дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовны биргән авылның суы да шифалы, туфрагы да бәрәкәтле.

Добавить в предпочтительные источники Google
Авыргазы районының Солтанморат авылы данлыклы, гыйлемле, укымышлы авыл. Дөньяга татар халкының бөек язучысы, күренекле галим, дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовны биргән авылның суы да шифалы, туфрагы да бәрәкәтле.
Биредә шулай ук Башкортстанда һәм Татарстанда танылу алган шагыйрь Салават Рәхмәтулла, билгеле драматург Фәрит Богданов, БРның халык артисты Лилия Фатыйхова, күренекле рәссам Хәләф Рәҗәпов, танылган галим-биохимик Венер Вахитов һ.б. дөньяга килгән.
Авыл хакимияте 1185 гектар мәйданны били. Аның составына кергән Солтанморат, Чишмә, Бакай, Чобайтал авылларында 385 хуҗалык исәпләнә, анда 971 кеше гомер итә. Эш яшендәгеләр 531 кеше исәпләнә, 53 кеше авылдан читтә эшли. Пенсионерлар саны – 281. 2018 елда – 5, 2019 елда 2 бала дөньяга килгән.
Солтанморат авыл хакимияте башлыгы Лена Зөфәр кызы Мөхәмәдиярова безне ихлас каршы алды һәм авылның бүгенге тормышы, яшәеше белән таныштырды.
-Әгәр авылда эш урыннары бар һәм халык яшәү шартлары белән канәгать икән, димәк, безнең эшебез юкка түгел дигән сүз,- дип сүзен башлады ул. – Колхоз таралганнан соң халык зур борчуга калган иде. Чөнки эшсезлектән дә начар нәрсә юк. Менә шул чорда күпләр чит якларга китәргә мәҗбүр булды да инде. Шөкер, хәзер “Урожай” хуҗалыгы үз карамагына алды һәм бүген эш яшендәге 70кә якын авылдашыбыз шунда хезмәт сала. Игенче, терлекче дә булып эшли алар һәм лаеклы хезмәт хакы алалар. “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгүльлеккә ярдәм күрсәтү” милли проектын тормышка ашыру җәһәтеннән бездә менә шундый матур күрсәткечләр бар.
Авыргазы районының 9 авыл советы җирлегендәге колхозларны берләштергән “Урожай” хуҗалыгы составына кергәнче биредәге элекке колхоз фермалары җимерек хәлдә була. Хуҗалык башлыгы Радик Мөдәрис улы Рафиков тырышлыгы белән 4 ферма, тиз арада төзекләндерелеп, эш башлый. Былтыр икесе төзекләндерелә, быел исә берсен өр-яңадан төзиләр. Күрше Әбсәләм авылында эшләүчеләрне хәзер автобус йөртә. Авыл халкы тагын да канатланып, күпләп мал асрый башлаган: чөнки хуҗалык саламын-печәнен, фуражын өйгә үк китереп бирә. Пай җирләре өчен шулай ук арпа яки арыш алалар. Хуҗалык җитәкчесе тәртип ярата торган кеше: анда хезмәт салучылар эшкә салкын карауны белми, эчкечелек белән шөгыльләнүче дә юк. Чөнки һәркем эш урынының кадерен белә.
Солтанморат Галимҗан Ибраһимовның туган авылы дидек. Анда язучыга багышланган күркәм музей эшләп килә. Ул 1967нче елда ачылган булган, бүгенге күркәм бинага 1997нче елда күченгән. Музейга аяк басуга язучының зур портреты каршы ала, аның китаплары, шәхси киемнәре, туган йортының макеты урын алган. Быел музейда зур ремонт эшләре башкарылган, бүген инде бинаның эче дә, тышы да көлеп тора. Бөек язучының иҗатын балалар теләп өйрәнә, музей хезмәткәрләре биредә укучылар өчен даими тәрбия чаралары үткәрә ди Лена Зөфәр кызы.
Лена Зөфәр кызын иң борчыган нәрсә – авылда урта мәктәпнең ябылуы. Исемдә, моннан берничә ел элек ул, халык белән берлектә, бөек язучыбыз Галимҗан Ибраһимов исемендәге мәктәпне саклап калу өчен тырышты. Бу уңайдан безнең “Өмет” гәзите дә үз өлешен кертте, саллы мәкаләләр дөнья күрде. Ләкин, кызганычка каршы, урта мәктәп ябылган. Бүген Солтанморатта башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы эшләп килә.
-Мәктәп булмагач, балаларын Корманайга яки Толбазыга йөртеп укытырга теләмәгән яшьләребез Толбазыга, Стәрлетамакка күчеп киттеләр, шулай итеп авылда яшь гаиләләр саны кимеде,- ди Лена Зөфәр кызы. - Авылда бүген яшәр өчен бар уңайлыклар бар, ләкин бала табар яшьтәге хатыннарыбызның бер-икедән артык бала тапмауларына борчылам. Бездә күп балалы гаиләләрдә дә 3 кенә бала. Үзем Солтанморатта туып-үстем, ул чакта йорт саен 5-8 бала идек. Әниләребез бер дә тормыш авыр дип тормаганнар, баланы, бер-берсенә терәк булырлар дип, күп тапканнар. Бүген тормышлар җитеш, тырыш кешегә матур итеп яшәргә бар мөмкинлекләр бар, тик авылларда бәбиләр аз туа...
Тырышкан кешеләр барсын да булдыра дигәннән: күптән түгел миңа Гафури районында булырга туры килде. Безне “Экоферма” дип аталган шәхси хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырдылар. Анда страуслар да, хәтта дөяләр дә асрыйлар икән. Менә бит, тырышкач барсын да булдырырга мөмкин.
-“Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында бүген республика авылларында шәхси хуҗалыкларның арта баруы куанычлы хәл. Бу уңайдан сездәэшләр ничек тора?
-Рәмил Хәсән улы Ильясов оештырган фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Ул, авылдагы бер ферманы алып, мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнә. Кичә генә Рәмил Дуван ягыннан 100 баш тана алып кайттым дип торды. Әлегә аның җирләре азрак, шуңа авыл хакимиятеннән ярдәм сорый. Киләчәктә бу мәсьәләне хәл итәргә тырышырбыз дип уйлыйм. Ильясов кооперативында да авылдашлар эшли, акчасын вакытында алалар, эш бирүчедән кәнәгатьләр.
-Авылыгыз уртасыннан Авыргазы аша салынган күперне күрдек...
-Күпер бар иде ул. Тик бик тә начар хәлдә иде. Шуңа халык теләге буенча капиталь ремонт эшләдек. Менә 4 ел инде ППМИ программасы буенча эшлибез. Анда катнашырдан алда, халык белән җыелышып, бүгенге көнүзәк проблемаларны тикшерәбез һәм иң мөһимен сайлап алабыз. Узган елларда, мәсәлән, балалар бакчасы-башлангыч мәктәп бинасына ремонт ясаган, бер зур зиратны караган һәм сез әйткән күперне сафка керткән булсак, быел менә авыл мәдәният йортына зур ремонт үткәрергә җыенабыз. Әле тендер бара. Быел бинаның эчке эшләрен башкарырга өлгерсәк, киләсе елда тышкы эшләрне дәвам итәрбез дип торабыз.
15 ноябрьдә 2020 елда башкарасы эшләр планын тикшерәчәкбез. Халык әлеге программа буенча икенче зур зиратны ремонтлауны сорый. Кемдер авылга трактор яки янгын сүндерүче машина сатып алу кирәклеге хакында да әйтә. Ләкин күпләр зиратны ремонтлау яклы. Ә транспорт мәсьәләсенә килгәндә, әлегә кадәр безгә һәрвакыт Рәшит абый Әсфәндияров ярдәмгә килә. Ул үзенең шәхси тракторын янгынга каршы су туплау өчен махсус савыт белән җиһазландырган. Рәшит Гандәлиф улы авылдашларга һәрчак ярдәмгә килергә әзер кеше ул.
24 ел авыл хакимиятендә эшләү дәверендә янгын чыккан очраклар булмаган иде, быел менә 2 янгын теркәлде, шуларның берсендә бер әбекәй вафат булды. Тормыш бит бу, шуңа күрә көтелмәгән төрле очракларга әзер булып тору кирәк, киләчәктә янгын сүндерү өчен махсус техника сатып алу турында кайгыртырга кирәк булыр дип уйлыйм.
Гомумән, авылларга ярдәмгә юнәлтелгән программаларга уңай карыйм. ППМИны алганда, миллион сумга барып баскан зур эшләрне башкарыр өчен халык кесәсеннән дә акча чыга, билгеле: 100-120 мең сум тирәсе җыела. Моңа 120-150 мең сумлап спонсор, авыл хакимияте акчалары да кушыла. Ә калган 600-700 мең сумны Хөкүмәт бирә. Безнең халык моны яхшы аңлый һәм акчалата да, эшләрне башкарган вакытта да ярдәмгә килергә әзер.
-Төрле районнарда командировкаларда булабыз, барсында да диярлек юллар белән бәйле проблемалар иң көнүзәкләрдән исәпләнә. Бу уңайдан сездә хәлләр ничек тора?
-Бездә юллар торышын начар дип булмый. Авыл советы составына кергән дүрт авылның барсына да диярлек газ кертелгән (бер Бакайда гына 13 йорт электр ярдәмендә җылытыла), асфальт юл салынган. Солтанморатта 3 үзәк урамда – асфальт, калганнарында комташ салынган. Менә әле Совет урамында 1650 метр аралыкта асфальт юл салу тәмамлану алдында. Бу эштә берничә ел элек авыл хакимиятләренә квартал саен бүленә башлаган 500 мең сум бик ярдәм итә. Юллар торышына килгәндә, Авыргазы районында юлларга һәрчак зур игътибар бүленә.
-Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
-Авылыбызның йөзен ямьләү, халыкның тормышын тагын да яхшырту өстендә эшләргә исәп. Менә Чобайталларның зур үтенечләре бар: алар авыллары уртасындагы күлне чистартуны сорый. Элек бар авылга ямь биреп утырган күлне бүгенге көндә камыш баскан. Мин бу мәсьәлә буенча БР Экология министрлыгына да мөрәҗәгать иттем, якын киләчәктә ул уңай хәл ителер дип ышанам. Шулай ук бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимов үскән вакытында балык тоткан, ул әсәрләрендә искә алган Кондызлы күле дә бүген кипкән хәлдә. Аның чыганагын ачып-чистартып, киләчәк буыннарыбыз өчен саклыйсы иде.
-Татар дөньясына Галимҗан Ибраһимов кебек бөек шәхесне биргән Солтанморатта бүгенге көндә татар телендә чыгып килүче “Өмет” республика гәзитен нибары 13 кенә гаилә алдырып укуына ышанып булмый...
-Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, гәзитнең ярдәмен тоябыз. Киләчәктә авылыбызда басмагызга язылучылар саны артыр дип ышанам, без моңа ирешү өчен тырышачакбыз.
Читайте нас