Милли проектлар
21 Ноября 2019, 23:00

Елына 20 рояль генә җитештерәләр

Кичә башкаланың сәнгать училищесында яңа Shigeru Kawai рояле презентациясе узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кичә башкаланың сәнгать училищесында яңа Shigeru Kawai рояле презентациясе узды.

Билгеле маркалы рояль “Мәдәният” милли проектына ярашлы сатып алынган.
Shigeru Kawai - бик сирәк музыкаль кораллар. Аларны япон компаниясе җитештерә. Японнар бу бренд коралларын җитештергәндә югары сыйфатка басым ясый. Һәм елына нибары шундый 20 (!) рояль чыгара.

“Яңа рояльнең озынлыгы 3 метрга җитә, авырлыгы - 504 кг. Shigeru Kawai рояленең үзенчәлеге дә бар. Аның клавишалары озынлыгы арттырылган. Бу үз чиратында рояльдә уйнауны уңайлы итә һәм коралга тигез кагылышны тәэмин итә”, - дип аңлата Уфа сәнгать училищесы директоры Лидия Воробьева.
Читайте нас