Милли проектлар
17 Ноября 2019, 06:55

Музейлар да калышмый

Ел саен экспозицияләр һәм күргәзмә проектлары буенча 75 мультимедия-гидлар булдыру буенча чаралар каралган.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Мәдәният” милли проектының “Цифрлы мәдәният” федераль проекты кысаларында 2020 елда ел саен экспозицияләр һәм күргәзмә проектлары буенча 75 мультимедиа-гидлар булдыру буенча чаралар каралган. AR-гид технологияләре ярдмендә күргәзмә әйберләре турында өстәмә мәгълүмат алып булачак. Бу хакта БР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Русия мәдәният министрлыгы 15 декабрьгә кадәр проектның беренче 40 катнашучысын сайлап алачак.
Проектта катнашучы музейларның AR-гидларына экспонатларның
сыйфатлы фотолары, мөхәррирләр тарафыннан эшкәртелгән текст һәм аның чит телләргә тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк.
2019 елда әлеге проектта Башкортстаннан ике музей катнаша: М. Нестеров исемендәге башкорт дәүләт сәнгать музее һәм Башкортстанның Хәрби-дан музее.
Читайте нас