Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 ноябрь 2019, 12:10

Башкортстан өченче урында!

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Мединскийның тәнкыйтенә аңлатма бирде.

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Мединскийның тәнкыйтенә аңлатма бирде.
Русиянең мәдәният министры ВладимирМединский илнең өч төбәгендә (шуларның берсе – Башкортстан) “Мәдәният” милли проекты уңышсызлыкка очравын әйтте. Мәдәният учреждениеләренә йөрүне 15 процентка арттыру буенча күрсәткечләр үтәлми, дип белдерде ул.

Бөтен сәбәп күрсәткечләрне исәпләү методикасында булып чыкты.
«Башкортстан мәдәният учреждениеләренә йөрү күрсәткече буенча алда бара. Бу күрсәткеч буенча беренче урында – Мәскәү (50,9 млн кеше), икенче урында – Санкт-Петербург (44,8 млн кеше ), өченче урында – Башкортостан Республикасы (43,3 млн кеше). Бездән соң Татарстан (26,7 млн кеше), Мәскәү өлкәсе (24,6 млн кеше) килә. Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер булып тора. Әлеге күрсәткечтә база саны итеп 2017 елда бушлай чаралар да исәпкә алынды. Ә 2018 елдан башлап бары тик түләүле чаралар гына исәпкә алына", - диде Әминә Шәфыйкова.


Ведомствода аңлатуларынча, хәзер Русия Мәдәният министрлыгы белән берлектә база күрсәткечләренә төзәтмәләр кертү буенча эш алып барыла.

Читайте нас: