Юлда йөрүчеләр игътибар итәдер, соңгы вакытта машиналар котырып чапмый башлады. Алай да, күзен алган кигәвен кебек очучылар әле дә бар. Тик алар да әллә кая китә алмый, патрульдәге ЮХХДИ хезмәткәрләренең аклы-каралы таягына эләгәләр. Юлда видеокүзәтү тора дигән билгеләр дә водительләрне педальгә уйлабрак басарга мәҗбүр итә. Ә нигә чабарга? Ашыгулар ялгышлыкка илтә, ә кайсы очракта һәлакәт белән тәмамлана. “Тише едешь - дальше будешь, от того места куда ты едешь!” дигән шаярулар урынлы түгел инде. Билгеләнгән тизлеккә сыеп кына барсаң да өлгереп була. Аварияләр дә булмас, “бәхет хатлары” да килмәс.
Русия төбәкләре арасында калугалылар бу яклап үрнәк итәрлек икән. Анда гыйнвар-октябрь айларында юл һәлакәтләре саны да 17,6% кимегән. “Имин һәм сыйфатлы юллар” милли проектлары кысасында видеокамералар урнаштыргач кагыйдә бозучылар кимегән.
М-3 "Украина" юлында андый очраклар 33,3 процентка кимеп киткән.
Әлеге вакытта төбәктә "Кордон"һәм "Автоураган" шикелле 46 стационар комплекс кулланылышта. Юл чатлары, җәяүле юлында куелган алты видеофиксатор да шул исәптә.
23 күчмә комплекс һәм ике "Стрелка СТ" мобиль комплексы ярдәме зур.
Иң мөһиме, штрафтан кергән акчалар юл төзекләндерү һәм төбәк трассаларын карап тоту өчен кулланыла.
Проект кысаларында, 2024 елга төбәктә 72 шундый корылма эшләячәк.