Милли проектлар
15 Ноября 2019, 09:55

Безгә “Оят!” диделәр. Ни өчен?

Баксаң, безнең халык мәдәни учреждениеләргә бик йөреп бармый икән. Әллә халыкның вакыты юк, әллә акчасы.

Добавить в предпочтительные источники Google
Баксаң, безнең халык мәдәни учреждениеләргә бик йөреп бармый икән. Әллә вакыты юк, әллә акчасы. Әгәр йөрсәк, Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский бу хәлне “оят” һәм “позор” димәс иде.

Бер сүз белән әйткәндә, төбәк мәдәни учреждениеләргә йөрү буенча милли проект күрсәткечләрен үтәмәгән булып чыкты.
14 ноябрь көнне Владимир Мединский Санкт-Петербургта мәдәният буенча координацион совет утырышында болай дип белдергән: “Башкортстанда, Дагыстан, Кабарды-Балкар, Калмыкия, Төньяк Осетия һәм Новгород өлкәләре белән беррәттән, “Мәдәният” милли проекты күрсәткечләре үтәлмәгән. Башкортстан, сез нәрсә? Оят, позор! Мин төбәк департаментыннан киләсе сезонга грантларны бүлгәндә бу рейтингка игътибар итүен сорыйм”.
“Мәдәният” милли проекты 2024 елга ике күрсәткечне – мәдәни учреждениеләргә йөрү буенча күрсәткечне - 15 процентка, санлы ресурслардан файдалануны биш тапкырга арттыруны таләп итә.
Читайте нас