Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 ноябрь 2019, 15:05

Бүленгән акча үзләштерелерме?

Юллар төзү һәм ремонтлау өчен муниципалитетларга быел 9,67 миллиард сум акча бүленгән. Тик ноябрь башына ул акчаларның 52 процентының гына үзләштерелүе билгеле...

Юллар төзү һәм ремонтлау өчен муниципалитетларга быел 9,67 миллиард сум акча бүленгән. Тик ноябрь башына ул акчаларның 52 процентының гына үзләштерелүе билгеле...
Шулай булуга карамастан, максатлы күрсәткечләргә ирешә алмаган шәһәр һәм район башлыклары белдерүенчә, юл эшләренең күп өлеше инде башкарылган. Бүген түләүләрне үткәрү өчен документлар әзерләнә. Алар әзер булганнан соң ел нәтиҗәләре буенча территорияләр заказын үтәү 90 проценттан артып китәчәк.
“Ел тәмамланып килә, әгәр бүленгән акчалар тиешенчә үзләштерелеп бетмәсә, аларны транспорт инфраструктурасының башка объектларына юнәлтү планлаштырыла”,- диде бу уңайдан Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов. Ә бу аз акчалар түгел – 1,8 миллиард сум чамасы!
Башкортстанның юл фондының гомум күләме быел 24,5 миллиард сум тәшкил итә. Бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 28 процентка күбрәк. Шул исәптән федераль казнадан да 5,2 миллиард сум акча җәлеп ителгән.
Читайте нас: