Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 ноябрь 2019, 17:30

Зур Фольклориадага әзерлек башланды

Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү өчен Башкортстанның киләсе ел бюджетына 300 миллион сум акча салынган.

Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү өчен Башкортстанның киләсе ел бюджетына 300 миллион сум акча салынган. Республика финанслар министры Лира Игтисамова Дәүләт Җыелышының аграр комитеты утырышында, шушы киңкүләмле дөнья форумын үткәрүгә төбәк федераль бюджеттан финанс ярдәм алуга өметләнә дип белдерде.
Бөтендөнья Фольклориадасы 4 елга бер тапкыр үтә һәм ул кешелекнең традицион мәдәни мирасы төрлелеген актуаль заманча формада күрсәтүне үзенең максаты итеп куя.
2020 елның җәендә Башкортстан ике атнага искиткеч гүзәл театрлаштырылган мәйданга әвереләчәк. Республикага дөньяның 80 иленнән 3 меңнән артык артист киләчәк. Алар республика халкына һәм аның кунакларына үзләренең традицион көй-моңнарын, биюләрен, халык кәсепләрен, аш-суларын, кием-салымнарын һәм сәхнә сәнгатен күрсәтәчәк. Шул ук вакытта фестиваль тамашачылары читтән күзәтүче булып кына калмаячак, ә рәхәтләнеп халык уен коралларында уйный, гадәти булмаган милли аш-суларны тәмләп карый, төрле халыкларның традицион сәнгатьләрен өйрәнә алачак.
VI Халыкара Фольклориада 2020 елның 18 июленнән 1 августына кадәр үтәчәк.
Читайте нас: