Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 ноябрь 2019, 14:50

Төньяк-көнчыгыш үсеше

6 декабрьдә “Янгантау” шифаханәсендә республиканың төньяк—көнчыгыш үсеше буенча икенче төбәкара форумы үтәчәк.

6 декабрьдә “Янгантау” шифаханәсендә республиканың төньяк—көнчыгыш үсеше буенча икенче төбәкара форумы үтәчәк. Форумда республика башлыгы янындагы инвестиция советы утырышы, авыл хуҗалыгы үсеше мәсьәләләре, урман тармагы һәм туризм буенча киңәшмәләр булачак. Чара барышында берничә килешүгә кул кую да көтелә. Шуларның берсе — Салават районы территориясендә индустриаль парк оештыру турындагы килешү.
Форум кысаларында төньяк-көнчыгыш районнары җитештерүчеләре катнашлыгында “Башкортстан продукты” күргәзмәсе дә оештырылачак.
Билгеле булуынча, Башкортстанның төньяк-көнчыгышы икътисади яктан иң катлаулы төбәге булып санала. Республика хөкүмәте аның үсешенә стимул бирүгә зур тырышлык сала. “Республикпаның 100 еллыгына — 100 объект” программасы кысаларында Караидел район үзәге янында Караидел елагасы аша күпер салу иң зур проектларның берсе булды. Аның бәясе 4 млрд. сум күләмендә бәяләнә. Әлеге күпер төньяк-көнчыгышны республиканың үзәге, федераль трассалар, тимер юл һәм елга портлары белән тоташтыра.
Читайте нас: