Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 ноябрь 2019, 23:30

Республика милли якшәмбе мәктәпләренең беренче слетына нәтиҗәләр ясалды

Әлеге слет “Мәгариф” милли проекты һәм “Башкортстанда дәүләт телләрен һәм туган телләрне үстерү” программасы кысаларында үткәрелде.

Әлеге слет “Мәгариф” милли проекты һәм “Башкортстанда дәүләт телләрен һәм туган телләрне үстерү” программасы кысаларында үткәрелде. Белүегезчә, туган телләрне өйрәнү гомум белем бирү мәктәпләреннән тыш, өстәмә рәвештә якшәмбе мәктәпләрендә дә җанлы гына бара. Якшәмбе мәктәпләрендә тел һәм әдәбиятны өйрәнү белән генә чикләнмиләр. Аларда Республикада яшәгән милләтләрнең тарихы, мәдәнияте, гореф- гадәтләре, йолалары, халык бәйрәмнәре дә ныклы өйрәнелә. Анда белем алган балалар Республикабызда үткән чараларда даими чыгыш ясый. Төрле конкурс һәм иҗади бәйгеләрдә катнашып, үзләренең осталыгын арттыра. Әлеге республика слеты да өстәмә белем бирү йортларындагы заманча алымнарны өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу һәм милләтара татулыкны ныгыту максатларыннан чыгып оештырылды. Слетны Мәгариф министрлыгы һәм Республиканың мәгарифне үстерү институты оештырды. Слетта катнашкан 15 якшәмбе мәктәбе өч этаптан торган сынау үтте. Иң соңыннан мастер- класслар үткәрелде. Һәрбер бәйгенең җиңүчесе булган кебек, слет җиңүчеләре дә билгеләнде. Жюри нәтиҗәләре буенча, Салават шәһәренең Украин якшәмбе мәктәбе, Уфаның “Новатор” балалар иҗат үзәгеннән Башкорт якшәмбе мәктәбе һәм Мәләвез шәһәренең Чуваш якшәмбе мәктәпләре лауреат исеменә лаек булдылар. Башка белем йортлары төрле номинацияләрдә призер дип табылды. Слетта катнашучыларга Республика Хөкүмәте тарафыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: