Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 ноябрь 2019, 16:15

“Пычрак” сәнәгатькә каршы

БР Дәүләт Җыелышы депутатлары республика Экология кодексына үзгәрешләр кертергә планлаштыра.

БР Дәүләт Җыелышы депутатлары республика Экология кодексына үзгәрешләр кертергә планлаштыра. Шушы көннәрдә Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышында кодекска кертеләчәк төзәтмәләрне тикшерделәр. Шуңа ярашлы төбәк территориясендә “зарарлы” яңа предприятиеләр төзүне чикләү карала. 2020 елның 1 гыйнварыннан тирә-як мохиткә начар йогынты ясаган капиталь төзелешнең яңа объектлары, алар үзләренең экологик параметрлары буенча иң яхшы технологияләрдән калышмаган очракта гына, эксплуатациягә тапшырыла алыначак. Бу иң тәү чиратта нефть табу һәм нефть эшкәртү, төсле металл рудалары табу һәм баектыру, төп органик һәм органик булмаган матдәләр җитештерүенә кагылачак.
Читайте нас: