Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 ноябрь 2019, 15:45

Күмертау май заводы 600 миллион сумлы булачак

Кумертау “Элеватор”ы Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы белән конкурент сәләтлелекне күтәрү турындагы килешүгә кул куйган.

Кумертау “Элеватор”ы Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы белән конкурент сәләтлелекне күтәрү турындагы килешүгә кул куйган. Шуның кысаларында предприятие чимал сатып алу өчен партнер банкыннан (“Саклык банкы”) 600 миллион сум күләмендә кыска вакытлы һәм ташламалы кредит алачак.
Әлеге предприятие —“Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында программада республиканың беренче катнашучысы. Килешү ташламалы кредитлар ярдәмендә АПК продукциясе җитештерү күләмен арттыруны күзаллый. Аны потенциаль һәм гамәлдәге товарларын экспортка чыгаручылар ала алачак. Башкортстан 2019 елда ташламалы кредитлауның яңа механизмын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 17млрд. сумнан күбрәк акча бүлүдә катнаша алачак. Проектның тулы вакытына — 2024 елга кадәр — бу максатлар өчен 280 млрд. сумнан артык акча бүлү каралган.
Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы продукция экспортлаучы авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән гаризалар кабул итүен дәвам итә.
Быел Башкортстан аграрийлары 91млн. долларлык продукция җитештерергә планлаштыра. Бу 2018 елга караганда 20 процентка күбрәк. Әлегә АПК төбәк экспорты структурасында төп өлеш май ( 42,4%) һәм ашлык җитештерү (24,5%) тармакларына туры килә.
Читайте нас: