Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 ноябрь 2019, 22:25

Башлангыч эшкуарларга ярдәм

Уфадагы “Мой бизнес” үзәге үз эшен башларга теләүчеләргә ярдәм күрсәтә.

Бу үзәктә үз эшен ачырга теләгән өлкәннәр генә түгел, хәтта мәктәп укучылары да белемен күтәрә ала. Күпләр эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләсә дә эшне нидән башларга белми. Әлеге үзәктә булачак эшкуарлыкны ничек дөрес итеп теркәргә, чыгымнарны киметергә өйрәтәләр. Үзәк хезмәткәрләре кирәкле бина, эш мәйданы табып бирергә дә ярдәм итә. Республиканың эшкуарлык дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова үзәк эшчәнлеген югары бәяләде: “Бу төптән заманча карашлы үзәк. Андагы белем бирү программалары барлык яшьтәге кешеләргә дә аңлашылырлык итеп эшләнгән. Белем алучылар 3-4 ай эчендә эшкуарлыкның барлык нечкәлекләренә өйрәнәчәк. Әгәр дә алар шәхсән шөгыльләнсә, 2 елда да бу кадәр мәгълүмат ала алмаячак. Монда алар төрле каршылыкларны урап узарга да өйрәнәләр”,- диде Римма Бойцова.
Ел азагына кадәр “Мой бизнес” үзәге Нефтекама шәһәрендә үз эшен башлаячак. Алдагы елда Республика шәһәрләрендә, тагын 10 шундый үзәк ачылачак.
Читайте нас: