Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 ноябрь 2019, 02:20

Үзәктән 68,6 миллиард сум акча бүленәчәк

2019 елда Башкортстанда дәүләт программалары һәм милли проектларга федераль ярдәм күрсәтү 68 миллиард сумнан артып китәчәк.

2019 елда Башкортстанда дәүләт программалары һәм милли проектларга федераль ярдәм күрсәтү 68 миллиард сумнан артып китәчәк.

Бу хакта хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте. Ул быел федераль программаларда төбәкнең катнашуы нәтиҗәләрен һәм 2020 елга заявка кампаниясе турында җиткерде.


Республика - 21 дәүләт, 7 федераль максатлы программаларда һәм федераль инвестицион адреслы программада катнаша. Төбәктән 119 заявка әзерләнгән, 25,5 миллиард сум акчалар бүленү хакында карар кабул ителгән. Федераль чыганакларның төп күләме милли проектлар кысаларында җәлеп ителә.

Икенче урында - милли проектлардан тыш дәүләт программалары чаралары. ФАИПка (федераль инвестицион адреслы программа) бер республика объекты кергән – Республика клиник онкология диспансерының хирургик корпусына янкорма төзелеше.

“Радий Хәбиров бу эшкә Дәүләт думасы депутатларын һәм сенаторларны җәлеп иткәнгә күрә бюджет заявкаларының нәтиҗәлелеген арттыруга ирешелде, һәм 10 нәтиҗәләре буенча җәлеп ителгән чыганакларның күләмен 4,3 миллиард сумга арттырып булды”, - ди Рөстәм Моратов.
Читайте нас: