Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 ноябрь 2019, 03:00

Мобиль операторлар хакларны арттырмасмы?

Эчке роуминг бетерелгәч, элемтә операторлары шактый керемнәрен югалтты.

"Билайн", МТС һәм Tele2 мобиль телесистемалар операторлары элемтә хезмәтләренә бәяләрне арттырырга җыенмый, дип хәбәр иттеләр ТАСС агентлыгына компанияләр вәкилләре.

Моңа кадәр “Известия”, базарның ике аналитигына сылтанып, 2020 елда элемтә тарифлары 10% артырга мөмкин дип белдергән иде. Төп сәбәпләре, әлбәттә, эчке роумингны бетерү белән бәйле керемнәр төшүе.

Бу өч операторның вәкилләре сөйләвенчә, компанияләрнең әлеге вакытта элемтә хезмәтләренә бәяләрне арттырырга планнары юк. Мәсәлән, МТСта конвергент сервисларны актив үстерүне дәвам итәргә планлаштыралар. Бу үз чиратында берничә продуктны бер тәкъдимгә берләштерә һәм абонентларга экономияләргә мөмкинлек бирә.
Читайте нас: