Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 ноябрь 2019, 14:10

Уку яшькә карамый

Мәхәббәт кенә түгел, белем алу да яшькә карамый икән..

Алдагы өч елда 50 яшьтән өлкәннәрне укыту өчен төбәкләргә 10,2 миллиард сум акча юнәлтелә.

Бу инде 50 яшьлекләрне һәм аннан өлкәннәрнең белемен арттыруга 2020-2022 елларда ел саен 3,4 миллиард сум акча юнәлтеләчәк дигән сүз.
Иң зур субсидияләр Краснодар краена (елына 153,4 миллион сум), Мәскәү өлкәсенә (елына 132,2 миллион сум) һәм Башкортстанга (елына 122,2 миллион сум) каралган.
Иң аз акча алучылар Ненец автоном округы (ел саен 270,1 мең сум), Чукотка (616,3 мең сум ел саен) һәм Ямал-Ненец автоном округы (елына 922,1 мең сум) булачак.
Ни өчен шундый аерма, дисезме? Илнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан аңлатуларынча, субсидияләр һәр төбәктә программада катнашучылар санын исәпкә алып бүленгән.

Әйткәндәй, өлкәннәр “Демография” милли проекты кысаларында бушлай белем алачак. Милли проект буенча 6 ел эчендә 450 мең кешене укыту планлаштырыла.
Читайте нас: