Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 ноябрь 2019, 13:30

Мондый фестивальнең булганы юк әле

Бәйгедә сезнең район балалары да катнашмый микән? Исемлекне карагыз әле.

Бүген Уфада Балалар һәм яшьләр театрларының беренче республика фестивале башлана. Чара Башкортстанның Милли яшьләр театрында ачыла.


Фестивальдә Агыйдел, Белорет, Бөре, Благовещен, Нефтекама, Салават, Уфа шәһәрләре, Дүртөйле, Мишкә, Стәрлетамак, Стерлебаш, Яңавыл районнарының балалар һәм яшьләр театр коллективлары чыгыш ясаячак. Төбәкнең Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 11 һәм 12 ноябрьдә – 2 көн буена бәйгедә катнашучыларның чыгышларын караячаклар. Ә 13 ноябрьдә һәвәскәр театрларның режиссерлары һәм җитәкчеләре өчен иҗади лаборатория үткәреләчәк. Анда каралган спектакльләр буенча фикер алышу булачак.
Фестиваль бәйге җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланачак.

Әлеге чара “Мәдәният” милли проекты кысаларында үткәрелә. Аны республиканың Мәдәният министрлыгы, Халык иҗаты үзәге, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры оештыра. Оештыручылар әйтүенчә, фестивальнең максаты – республикадагы балалар һәм яшьләр театрларын үстерү, аларга ярдәм итү, һәвәскәр театр сәнгатен пропагандалау.
Читайте нас: