Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 ноябрь 2019, 13:15

Төп приз – автомобильне Земфира Байбулдина отты!

Уфада башкорт телендәге «Йөрәк сүзе” шигъри конкурсының төп призына Башкортстанның атказанган артисткасы Земфира Байбулдина лаек булды.

Уфада башкорт телендәге «Йөрәк сүзе” шигъри конкурсының финалы тәмамланды. Төп призга Башкортстанның атказанган артисткасы Земфира Байбулдина лаек булды.
Земфира Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтының театр факультетын тәмамлаган. Күп еллар инде Башкортстан телевидениесендә һәм эстрада эшли, бихисап телепроектлар авторы. Шулар арасында иң дәрәҗәлесе – “Гәлсәр сандугач” җыр конкурсы. Земфирабызга “Йөрәк сүзе” конкурсының төп призы – автомобиль сатып алу өчен 500 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Тамашачы сөюе призын радиода алып баручы, эстрада җырларын башкаручы Фәрвәз Урманшин яулады.
Быел “Йөрәк сүзе” конкурсы Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 еллыкка һәм Русиядә Театр елына багышланды. Беренче тапкыр бәйгедә профессиональ актерлык һәм режиссерлык белеме булганнар гына катнашты.
Финалга чыккан 16 кеше арасында – башкорт һәм татар театрларының билгеле актерлары – Суфия Корбангалиева, Рима Каһарманова, Илгиз Таһиров, Гөлназ Мөхәмәдиева, Фәнис Рәхмәтов, Зөлфия Хәлилова һәм башкалар.
Проектның авторы һәм җитәкчесе – Наиля Сәфәргулова.
Читайте нас: