Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 ноябрь 2019, 14:35

Баймакка яңа Җиңү паркына килегез!

Баймак шәһәренең иске өлешендә - Горький һәм Ленин урамнары кисешкән урында яңа парк пәйда булды – Җиңү паркы.

Баймак шәһәренең иске өлешендә - Горький һәм Ленин урамнары кисешкән урында яңа парк пәйда булды – Җиңү паркы.
Ул шәхси эшкуарлар Рифат һәм Радмир Гыйрфановлар инициативасы белән “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында барлыкка килгән. Истәлекле урынны ачу тантанасында Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев һәм Баймак шәһәре биләмәсе башлыгы Хәлил Булатов катнашты.
“Барлык проектларны хуплаган, актив катнашкан, битараф булмаган баймаклыларга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Җиңү паркы күркәм датага матур бүләк булачак – киләсе елда без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләячәкбез”, - диде Фәнис Әминев.
Яңа паркта матур ял өчен бар да бар: автомобильләр куярга урыны, зурлар өчен спорт мәйданчыгы, балалар өчен уен мәйданы, эскәмияләр һәм тренажерлар. Паркны тантанлы ачкан көнне парк территориясендә бар халыкны бушлай тәмлекәчләр белән сыйладылар. Чара салют белән тәмамланды.
Читайте нас: