Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 ноябрь 2019, 10:25

Исемнәре Бөек Җиңү белән бәйле урамнар көлеп торыр!

Башкортстанда исемнәре Бөек Ватан сугышы белән бәйле булган дистәдән артык урамга ремонт ясалачак.

Башкортстанда исемнәре Бөек Ватан сугышы белән бәйле булган дистәдән артык урамга ремонт ясалачак.
Бу хакта БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. Ведомство белдерүенчә, Уфада Краснодонская һәм Матвей Пинский урамнарын ремонтлаячаклар. 2020 елда башкалада Подводник Радионов урамын яктырту белән шөгыльләнәчәкләр, шулай ук Генерал Горбатов, Ветошников, Новоженов урамнарын ремонтлау күз уңында тотыла.
Стәрлетамакта, Ишембайда да зур эшләр планга кертелгән.
Республикада быел ук Бөек Җиңү яки Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган урамнар, проспектлар һәм мәйданнарда ремонт эшләре алып барыла.
Эшләр “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында узачак һәм юбилей елы буена дәвам итәчәк. “Җиңү урамы” проекты бәйрәмнең 75 еллыгына багышлана.
Читайте нас в