Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 ноябрь 2019, 11:30

Иң матур ишек алды кайда булыр?

Уфада якын киләчәктә 35 йорт алды төзекләндереләчәк.

Уфада якын киләчәктә 35 йорт алды төзекләндереләчәк.
2020 елда Уфада, “Башкортстан ихаталары” республика программасын тормышка ашыру кысаларында, 35 күпфатирлы йортның ишек алдында комплекслы төзекләндерү үткәреләчәк.
Тагын да 12 ишек алды резервка алынган. Әлеге ихаталарның адресы белән һәр кеше Уфа хакимиятенең “Ишек алларын төзекләндерү” сайтында таныша ала.
Мэриянең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, 2021-2024 еллар чорына программада катнашу өчен гаризаны 29 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 120, 1 кат, гражданнарны кабул итү бүлмәсе. Мәгълүматны шулай ук 279-06-77, 279-12-61 телефоннары буенча да алырга була.
Быел Уфада 89 ишек алды төзекләндерелгән.
Читайте нас: