Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 ноябрь 2019, 14:20

Инвалид балалы гаиләләр игътибарына!

6 % ставка белән льготалы ипотекадан хәзер инвалид балалары булган гаиләләр дә файдалана алачак.

6 % ставка белән льготалы ипотекадан хәзер инвалид балалары булган гаиләләр дә файдалана алачак.
Моннан тыш, Ерак Көнчыгышта яшәүче гаилә парлары да үзләре яшәгән шул төбәктә торак ипотекасын 5 % ставкасы белән алачак.
“Российская газета” хәбәр итүенчә, премьер-министр Дмитрий Медведев кул куйган документта балалы гаиләләргә бирелгән ипотека кредитын банкларга кайтару кагыйдәләренә үзгәрешләр расланды. Инвалид баласы 2022 елның 31 декабренә кадәр туган гражданнарның 6 % белән кредит алу яки кредит чорында рефинанслау хокукы була. Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүчеләрнең – 5 процент белән.
2022 елның 31 декабренә кадәр туган балага инвалидлык шушы вакыттан соң куелса, гаилә 2027 елның 31 декабренә кадәр льготалы шартларда ипотека алырга мөмкин.
Президент Владимир Путин башлангычы белән булдырылган ишле гаиләләргә ярдәм программасы 2019 елның 25 сентябреннән алып эшли. Бу льготадан өченче һәм аннан соң туган яки туарга тиеш гаиләләр файдалана ала.
Ипотека түләү өчен акчаның күләме 450 мең сум тәшкил итә. Программа әлегә 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.
Субсидия алу өчен заемчыга ипотека биргән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ипотека кредитының бер өлешен түләп кую турында гариза белән бергә шәхесне, гражданлыкны һәм аналыкны (аталыкны) раслаган документлар, торак яки шәхси төзелеш өчен җир участогы сатып алуга кредит бирү турында документлар таләп ителә. Документларны “ДОМ.РФ” карый. Гаризаны хуплагач, ул ипотека кредитының бер өлешен вакытыннан алда каплау өчен банкка акча күчерә.
2019 елда шушы максатка ил бюджетында 5 миллиард сум акча каралган.
Читайте нас: