Чукоткада бозда шуу гадәте бармы?
Боз өстендә дигәч тә, сүз мәңгелек бозлык турында бармый. Мәңге эремәс бозлыклары булса да, биредә түбәләп шугалак ясап куйганнар. Шулай итеп, хәзер Чукотканың Билибин дигән торак пунктында заманча шугалак бар. Төзелеш эшләре 52 млн сумга баскан шугалакны ачканда Чукотка губернаторының рәсми котлау сүзләреннән соң хоккей уйнаганнар.
Биредә төзелеш 2018 елда башланган булган. 2,3 мең квадрат метр мәйдандагы шугалакның буе -56, иңе – 26 метр. Шугалак үзәктә, мәктәпкә якын урнашкан.
Район бюджетыннан 9 млрд, сум кертелгән, калган финанс ярдәмне старательләр артельләре, урта һәм кече эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр биргән.
5,3 мең кеше яшәүче Билибинда төзелгән шугалакны район үз көченә һәм эшкуарларга таянып эшләп чыкты, дип бәялиләр матбугат үзәгендә