Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 ноябрь 2019, 18:15

Сахалинга табиб булып барыр идегезме?

Русия табиблары уртача 79 мең сум эш хакы ала.

Медицина өлкәсендә эшләүче югары белемле табиблар һәм фармацевтлар уртача 79 мең 75 сум акча ала икән. Бу күрсәткеч 2019 елның гыйнвар-сентябрь айларына туры килә.
Иң югары эш хаклары Чукотка (187,9 мең сум) һәм Ямал Ненец ( 182,7 мең сум) автономия округларында эшләүче табибларда, дип хәбәр итә Росстат.
Ненец автоном округында -166,7 мең сум, Сахалин өлкәсендә - 158 мең., Магаданда - 150 мең һәм Мәскәүдә - 142,4 мең сум тәшкил итә. Иң түбән эш хаклары Ингушетиядә - 43,4 мең сум, төньяк Осетиядә - 44,7 мең., Кабарды-Балкарда һәм Карачаево-Черкесиядә 45 мең сум тәшкил иткән.
Былтыр бу вакытка уртача эш хакы 73,9 мең сум булган.
Читайте нас: