Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 ноябрь 2019, 18:40

Кемгә күпмедән төшәр?

Акча кирәк балаларга, акча кирәк юлларга...

РФ Хөкүмәте юлларны модернизацияләүгә акча юнәлтәчәк. Д.Медведев моның өчен утыз алты төбәккә 15 млрд сум юлланыр, диде.
Кабмин утырышында башка өлкәләрне финанслау буенча да сүз барды.
“Өстәмә акчалар эре шәһәрләрдәге һәм шәһәр агломерцияләрендәге объектларга да юлланачак”, - диде ул.
Медведев: "Цифралы икътисад” программасы кысаларында хөкүмәт 13 пилот төбәккә 3 млрд сум юнәлтә. Бу аларга цифралы белем бирү моделен тормышка ашыруда ярдәм итәчәк. Моннын тыш, өченче һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә балага өч яшь тулганчы түләү өчен акчалар бүленә”, –диде.
Читайте нас: