Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 ноябрь 2019, 17:25

Үсмерләр һәм балалар сәхнә тотачак!

11-13 ноябрьдә Уфада беренче тапкыр балалар һәм үсмерләр театрлары фестивале үтәчәк.

11-13 ноябрьдә Уфада беренче тапкыр балалар һәм үсмерләр театрлары фестивале үтәчәк. Чара “Мәдәният” милли проекты кысаларында БР мәдәният министрлыгы, Республика халыклар иҗаты үзәге һәм М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры тарафыннан оештырыла.
Фестиваль 11 ноябрьдә Милли яшьләр театрында ачылачак. Ике көн дәвамында конкурска тәкъдим ителгән сәхнә әсәрләрен карау барачак. Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, БР театр әһелләре берлеге рәисе Әхтәм Әбүшахманов җитәкчелегендәге жюри алдында Агыйдел, Белорет, Бөре, Благовещен, Нефтекама, Салават, Уфа, Дүртөйле, Мишкә, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Янавыл театр коллективлары чыгыш ясарга әзерләнә.
13 ноябрьдә режиссерлар һәм үзешчән театр коллективлары җитәкчеләре өчен күрсәтелгән спектакльләр нигезендә иҗади лаборатория оештырылачак. Һәм инде, әлбәттә, фестиваль җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак.
Читайте нас: