Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 ноябрь 2019, 01:55

Эшсезләргә ярдәм күрсәтелә

Республикада эш эзләүчеләргә нинди ярдәм күрсәтелү хакында мәшгульлек үзәге директоры Рәзинә Насыйрова хәбәр итте.

Республикада эш эзләүчеләргә нинди ярдәм күрсәтелү хакында мәшгульлек үзәге директоры Рәзинә Насыйрова хәбәр итеп:

“Агымдагы елның 9 аенда үзәккә эш эзләп 18 мең кеше мөрәҗәгать итте. Төрле оешма җитәкчеләре үзләренә 9 мең хезмәткәр эзләгән исемлек тапшырды. Безнең үзәк архивта 105 мең кеше турында белешмә җыелган. Бу узган елга караганда 20 процентка күбрәк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең уртача 83 процентына эш табуда ярдәм күрсәттек. Төрле һөнәрләр белән таныштыру эшләре дә алып барабыз”, - дип чыгыш ясады.

2018 ел азагында Башкортстан 16 төбәк белән беррәттән “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” милли проектына кушылды. Проект кысаларында “Гидравлика” һәм “Стеклонит” предприятиеләренең 462 хезмәткәре заманча технологияләр һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча махсус курслар үттеләр.

Бер ел эчендә 10 предприятие әлеге проектка кушылды. Мәшгульлек үзәге төрле оешма җитәкчеләре белән берлектә пенсия алды кешеләренең квалификациясен күтәрү буенча да эш алып бара. Бу хезмәтләр “Демография” милли проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: