Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 ноябрь 2019, 17:15

Җыелып барган пенсиягә торак сатып алып булырмы?

Закон проектына ярашлы, яңа дәүләт җыелма (накопительная) пенсия системасыннан теләге булган һәркем куллана алачак.

Закон проектына ярашлы, яңа дәүләт җыелма (накопительная) пенсия системасыннан теләге булган һәркем куллана алачак.
Дәүләт Думасы депутатлары гарантияле пенсия продуктлары хакындагы закон проектына төзәтмәләр кертергә һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары катнашучыларына накоплениеләрен торак шартларын яхшыртуга юнәлтергә рөхсәт итәргә телиләр. Бу хакта Дмитрий Скривановка сылтанып “Известия” хәбәр итә.
Скриванов сөйләвенчә, бу яңалык гарантияле пенсия продуктлары системасына кагыла. Тиешле төзәтмәләр эшче төркем утырышында якын арада каралачак.
“Известия” язуынча, закон проектына ярашлы, яңа дәүләт җыелма пенсия системасы күзаллана, аның белән һәр русияле куллана алачак. Бу аларга үзенең дәүләтнеке булмаган пенсияләрен дәүләт ярдәме белән үзаллы финансларга рөхсәт итәчәк. Мәсәлән, яңа система буенча, хезмәт хакының 6 процентыннан артмаган пенсия взнослары физик шәхесләр кеременә булган салымнан (НДФЛ) азат ителәчәк.
Читайте нас: