Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 ноябрь 2019, 14:05

Тәүлегенә күпме тоз ашарга?

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күрсәтмәләренә ярашлы тоз куллануның тәүлеклек нормасын билгеләгән.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күрсәтмәләренә ярашлы тоз куллануның тәүлеклек нормасын билгеләгән. Бу турыда РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай үзенең Telegram-каналында язган.
“Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тозны тәүлегенә 5 граммнан артык кулланмаска киңәш итә”, - дип язган ул. Тозны 2-3 тапкыр артык куллану йөрәк-кан тамырлары чирләренә китерергә мөмкин. Салагай әйтүенчә, тозны никадәр азрак куллансаң, шулкадәр яхшырак. Ул йодлаштырылган булырга тиеш, организмга йод җитмәгән очракта чирләр килеп чыга.

Читайте нас: