Шул уңайдан Русия телекоммуникацияләр һәм цифрлы технологияләр министры урынбасары Алексей Волин илнең телерадиокомпанияләре вәкилләре белән очрашу үткәрде.
Очрашу Дәүләт Җыелышы-Корылтай йортында узды. Константин Толкачев муниципаль һәм төбәк телеканаллары кирәклеген ассызыклап: “Муниципаль һәм регион телеканалларын кыскарту мәгълүмат бушлыгына һәм дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратуга китерергә мөмкин”, -дип чыгыш ясады.
Башка регионнардан килгән вәкилләр дә төбәк каналларын калдырырга кирәклеге хакында сөйләделәр. Әлегә аерым каналны төбәкләргә бирү мәсьәләсе хәл ителмәде. Шулай да уңай якка үзгәрешләр күзәтелә башлады. Мәсәлән, 5 ноябрьдән Калининград һәм Омск өлкәләренең төбәк тапшырулары ОТР каналында күрсәтелә башлады.
Аларны иртәнге 6дан 9га кадәр һәм 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында карап булачак. Әлегә шушы каналда 5 сәгать вакыт бүленә. 29 ноябрьдән илнең барлык төбәкләре дә ОТР каналы аша үзләренең тапшыруларын күрә алачак. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен Русия Хөкүмәте 776 миллион сум акча бүлде.