Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 ноябрь 2019, 14:44

Нигә кыска чалбар кияргә ярамый?

Кыш көне урамда кыска чалбар киеп ялан чәлтерләрен ялтыратып йөрүчеләрне еш күрергә туры килә.

Кыш көне урамда кыска чалбар киеп ялан чәлтерләрен ялтыратып йөрүчеләрне еш күрергә туры килә. Табиблар исә моның кан тамырлары чирләренә китерүен әйтә.
Кыска чалбарлар модасы Европадан килде, анда башка климат шартлар. “Организм суына, шуның өстәвенә дымлылык, кар, яңгыр да кире йогынты ясый. Яланбаш буынында ялкынсыну, артроз процесслары барлыкка киләчәк”, - ди медицина журналистлары ассоцациясе рәисе, уролог Виктория Шадеркина. Аяклар җылыда булырга тиеш. Кыш көне аларны ялангач йөртү аяклардагы кан әйләнешен боза, бу исә лимфоотток бозылуга китерә, аннан иммунитет какшый”, - ди белгеч.
Русиядә башка климат, әмма яшьләр аны онытып җибәрә. Милләтләр сәламәтлеге лигасы эксперты Галина Тарасова да бу киңәшләргә тулысынча кушыла һәм кыш көне кыска чалбар киеп йөрү сәламәтлеккә зыянлы, ди.

Читайте нас: