“Безнең республикада 164 милләт вәкиле яши. Һәркайсының үз тарихы, үз мәдәнияте бар. “Милли киемнәр бәйрәме”н булдыру - күпмилләтле республикабыз халкының үзара дуслыгын ныгыту һәм ата-бабаларыбызны, тамырларыбызны барлау, тарихыбызны онытмау, гореф-гадәтләрен киләчәк буынга җиткерү өчен әһәмиятле роль уйный”, - диде төбәкнең вице-премьеры.