Ростех корпорациясенә кергән “Нацимбио” холдингы Русия базарына яңа вакцина кайтара башлады. Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, вакцина базарга 1 ноябрь көнне чыгарылган. Рязань өлкәсендә җитештерелгән препарат составында гриппның өч урынына 4 актуаль штаммы бар. Вакцина Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә туры килә.
“Нацимбио” холдингы Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән “Ультрикс Квадри” дип аталган яңадан-яңа 4 валентлы вакцина поставкаларына беренче килешү төзегән. 2019 елда төбәкләргә 2,7 миллионнан артык доза озатылачак”, - диелә хәбәрдә.
Контракт Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзорның кешеләрне 2023 елга кадәр 4 валентлы вакцинага этаплар буенча күчерү планын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.